Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясенең башка кызыксынган хокук саклау органнары вәкилләре һәм эчке эшләр министрлыгының Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан Республикалары буенча компетентлы белгечләре катнашында Россия ЭЭМ территориаль органнарының үз иминлеге бүлекчәләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Чара Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты базасында узды.
Мәскәүдә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның эшлекле очрашуы узды. Инфраструктура үсеше һәм яңа төбәкләрне торгызу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстанда «Күрше» дигән яхшы күршелек һәм ишегалды вакыйгалары фестиваленең кышкы сезоны ачыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әтиләр көне белән котлавы.
Татарстан Республикасында бүгенгә 42 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу планнан 79% тәшкил итә. 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 490 ц/га. Шикәр заводлары тарафыннан 667 мең тонна әзерләнгән, 593 мең тонна чимал эшкәртелгән, 82 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2025 елда планлаштырылган барлык эшләр төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин җитештерүдә имгәнүләр очракларын кисәтү буенча эш барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ульяновск өлкәсендә эш сәфәрендә булды.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән сәнәгать кооперациясен киңәйтү турында фикер алыштылар.
Бүген Лаеш районында Сокуры авылын транспортта урап узучы яңа юлны ачу тантанасы булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев катнашты.
Татарстан Республикасы бюджетының төп параметрлары сценарий шартларының һәм Россия икътисады үсешен фаразлауның база варианты буенча төзелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.
Тыңлаулар ТР Дәүләт Советы бинасында узды.