Татарстанда торак төзелешендә 3 млн 144 мең кв. м., ягъни еллык планның 96%ы файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнарын видеоконференцэлемтә буенча тоташтыру белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 55 нче инцидент кысаларында штабның күчмә киңәшмәсе узды, аның төп темасы «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән чистарту корылмаларын эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм бәяләү булды. Чара Россиянең барлык төбәкләрен тоташтырып видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат фестивале кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча мөһим функцияне үти.
Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Наше время – Безнең заман» XIII ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестиваленә йомгак ясаганда белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырган гражданнарны кабул итүдә катнашты. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда бу чарада ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова республика халкына КФҮ офисларына алдан язылу өчен MAX мессенджерындагы чат-боттан файдаланырга киңәш итте. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләде.
Брифингның темасы - "Татарстанның КФҮдә чит ил гражданнарына комплекслы хезмәт күрсәтү һәм мошенникларга каршы көрәш буенча законнар чыгару механизмнарын гамәлгә кертү буенча яңалыклар турында".
Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессионализм, җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып торды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Республика Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгате.
Татарстанда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшнең ничек баруы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы чаралары 28 муниципаль берәмлектә тәмамланган. Гомуми үтәлеш 97% тәшкил итә. Төзелеп беткән объектлар арасында – 757 күп фатирлы йорт. 122 йорт ремонт стадиясендә.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Традицион шимбә киңәшмәсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.