ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының Хәйриячеләр китабының икенче томы да дөнья күрде. Бүген Кремльдә исемнәре әлеге китапта мәңгеләштерелгән бертөркем хәйриячегә әлеге басмалар һәм “Возрождение - Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кремльгә җыелган 150 гә якын кешегә бүләкләрне ТР Дәүләт киңәшчесе, Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев үзе тапшырды.
Татарстан халкының сыйфатлы көнкүрешен тәэмин итү – кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча идарәнең төп бурычы. Тулаем алганда, ведомство 2011 нче елда үз алдына куйган бурычларны үтәүгә иреште. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Казан” милли-мәдәният үзәгендә узган ведомствоның йомгаклау коллегия утырышында әнә шулай дип ассызыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашуы вакытында Татарстан һәм Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

15
гыйнвар, 2012 ел
якшәмбе
Россия Тикшерү Комитетының үз присягасы, ведомство бүләкләре һәм махсус исемнәре белән мөстәкыйль хокук саклау органына әверелүенә 1 ел тулды.

14
гыйнвар, 2012 ел
шимбә
Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы бөтен республика уңышларының нигезе булып тора. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тулуга багышланган тантаналы чарада әнә шулай дип белдерде. Чарада шулай ук республика ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, прокуратура хезмәткәрләре һәм прокуратура органнары ветераннары катнашты.
2011 елда татарстанлылар электрон дәүләт хезмәтләреннән 10 миллион тапкыр файдаланган. Бүгенге көндә республика халкы ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 электрон хезмәттән һәм интерактив сервистан файдалана ала. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров тармакның йомгаклау коллегиясендә әнә шул хакта хәбәр итте.
2012 елда Татарстанда 2,5 миллион квадрат метрга якын торак сафка бастыру күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә әнә шундый саннар китерде.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
Бүген Түбән Новгородта Михаил Бабичны Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле вазифасында рәсми төстә тәкъдим итү тантанасы булды. Идел буе төбәкләре башлыклары, баш федераль инспекторлар, федераль башкарма хакимият органнарының төбәк вәкилләренә Михаил Бабичны РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов тәкъдим итте. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча Республика Фонды Халыкара Эксперт Советы Президиумы утырышы узды. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә узган утырышның көн кадагына ике мәсьәлә куелды: Болгар шәһәрлеген өйрәнү һәм музейлаштыру буенча 2012-2014 нче елларга каралган чаралар планына төп концептуаль карашлар һәм тәкъдимнәр мәсьәләсе буенча ТР Фәннәр Академиясе Мәрҗани исемендәге Тарих институты Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире, Казан (Идел буе) федераль университетының археология һәм этнология кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Ситдыйков, КФУ фәнни эшчәнлек буенча проректоры, кафедра мөдире Данис Нургалиев чыгыш ясады. 2012 нче елда Болгар шәһәрлегендә өйрәнелгән археологик объектларны консервацияләү һәм музейлаштыру соравы буенча ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова хисап тотты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашында гражданнарга транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International