Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән берлектә, 2022 елга торак төзелеше программасы формалаштырылган. Программа 18 гыйнварда расланган, аның күләме – 2 млн 755 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.
Соңгы өч елда Татарстанда 9,6 млрд. сумлык табигать саклау чаралары гамәлгә ашырылган, шул исәптән федераль бюджеттан 6,6 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Мәдәниятне үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлеш, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту буенча иң мөһим ресурсларның берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Аның эшендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы урынбасары Александр Журавский катнашты.
Бүген Иннополиска Россия Федерациясе Хисап палатасы Рәисе Алексей Кудрин җитәкчелегендәге делегация килде. Иннополиста делегацияне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов каршы алды.
Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады.
Чиләбе өлкәсе Губернаторы А. Текслер бүген 85 еллыгын бәйрәм иткән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев адресына җибәрелгән котлау сүзләренә кушылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев аны 85 яшьлек юбилее белән котлаучыларның барысына да рәхмәтен җиткерде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады.