ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (IRCICA) генераль директоры Мәхмүд Эрол Кылыч Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан телеграмма юллады.

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин һәм Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасы юллады. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. 

Бүген Казанда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система һәм гражданнар оборонасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга бурычлар билгеләүгә багышланган Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ уртак коллегиясе узды.

Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин катнашты.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International