“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика ачык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 15 нче октябрьдә төгәлләнә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр итте. Айделдинов әфәнде сүзләренә караганда, гаризаларның күпчелеге, гадәттәгечә, соңгы көннәрдә бирелә.
Татарстан Республикасы территориясендәге Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториенда 124 су төбенә киткән һәм ташландык судно бар. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел бассейнында Әстерхан өлкәсеннән кала икенче урынны алып тора. Бүген республиканың Министрлар Кабинетында булып узган утырышта су киңлекләрен сафтан чыккан йөзү чаралары белән пычранудан саклау мәсьәләсен ничек чишү турында сүз барды. Чараны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова катнашты.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов нанотехнологияләрне онкологик авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен куллану, Татарстан Республикасында атом төшен медицинада куллану халыкара үзәген төзү проектын Россия Федерациясенең финанс яктан үсеш институтларыннан бергәләп финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.