Татарстанда 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык яңа пособиеләр түләүгә гаризалар кабул ителә башлый.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Бүген Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖ Директорлар советы узды.
Утырыш “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә үтте.
Шулай ук утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Чаллыда “КАМАЗ” генераль дирекциясе бинасы каршындагы мәйданчыкта К5 яңа буын “КАМАЗ” спорт йөк машинасын презентацияләү узды.
Чарада “Ростех” генераль директоры, КАМАЗ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, “КАМАЗ” генераль директоры Сергей Когогин һәм Директорлар советы әгъзалары, “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “КАМАЗ” ГАҖ дә рамнар җитештерүне эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Бу чара Чаллы шәһәрендә узды.
Чарада “Ростех” генераль директоры, КАМАЗ директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, автогигант генераль директоры Сергей Когогин һәм Директорлар советы әгъзалары катнашты.
Иртәгә, 25 июньдә, ТР Хөкүмәте йортында экспертлар катнашында “Мәктәп татулаштыру хезмәте” медитатив гамәлләрне үстерү белән укучылар арасында конфликтларны кисәтү” темасына туры эфир узачак.
2021-2022 уку елына Татарстан югары уку йортларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән, узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Бүген Чаллыда “Сабан туе - 2021” узды. Чаллы халкын милли бәйрәм белән котларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин килде. Хөкүмәт башлыгын шәһәр мэры Наил Мәһдиев озата йөрде.
«Ел табибы» - «Ак чәчәклер» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы онлайн трансляцияләнәчәк.
Трансляцияне рәсми сайттагы сылтама буенча карарга була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин экологик куркынычсызлык проблемалары буенча күчмә киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Самарада узды.
Киңәшмәне Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев уздырды. Анда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомство вәкилләре катнашты.