Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казанда объектлар төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә барышында бүгенге көндә төзелеш эшләре барган юллар төзелеше объектлары каралды.
Татарстанда соңгы биш ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16%ка кыйммәтләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.
Татарстан халкының бүгенге көнгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 8,3 мрд сумга якынлаша.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау өлкәсендәге программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Алексей Фролов сүзләренә караганда, 2021 елның беренче яртыеллыгы тәмамланды, һәм капиталь ремонтның мөһим республика программаларын гамәлгә ашыру шулай ук «экватор»ка якын килде. Быел республика 28 программаны гамәлгә ашыра, 2021 елда аларны финанслауның гомуми күләме - 25 миллиард сумнан артык.
«Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең стабильләшүенә тенденция әлегә юк. Июнь аенда, май белән чагыштырганда, авыручылар саны 7% ка кимрәк булуга карамастан, 25 майдан ер тәүлеккә авырулар саны 14% ка артты, һәм бу начар фараз булып тора», - дип белдерде бүген Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Дәүләт автоинспекциясе оешуга 85 ел тулу белән ведомство хезмәткәрләрен котлады.
Бу чара ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды (Казан, Оренбург тракты, 5).
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Агроволга - 2021” халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашучы компанияләр стендларын һәм экспозицияләрен карады.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында җәлеп ителгән барлык министрлык һәм ведомстволар, оешмалар катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре буенча хәл киеренке кала. Бүгенге көндә республика территориясендә 3538 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 18%ка күбрәк. Янгыннарда 103 кеше һәлак булган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 48%ка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте. Ул янгыннар буенча хәлне тотрыкландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуларын киметү һәм су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде.
УтырышныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышы узды.