Татарстанга Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзадә килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин,ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстанга Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Улукбек Марипов килде.
Кунакны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанга Михаил Мишустин Евразия хөкүмәтара советының чираттагы утырышында катнашу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төп нотык белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
М12 югары тизлекле автомагистраль төзү проекты буенча әлегә трассаның Мәскәүдән Татарстандагы Шәле-Баулы юлына кадәрге участогын түләүле итәргә җыеналар. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстанның төбәк юлларында авариягә китерүче чокырларны 15 майга кадәр бетерү планлаштырыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы милкендәге дәүләт һәм муниципаль унитар предприятеләренед агымдагы торышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда язгы кыр эшләре актив фазага керде. 780 мең га мәйданда (79%) тукландырылган инде, шулардан 502 мең га (92%) – көзге культуралар, 278 мең га (63%) – күпьеллык үләннәр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының еллык күләме буенча алда бара. 2021 елда программа паспортына 948 күп фатирлы йорт кертелгән. «Торак фонды мониторингы» системасы мәгълүматлары буенча, 24 апрельгә 735 млн.сумлык эш башкарылган, бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык үткәрүнең барышы турында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.