Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен ведомство коллективына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итте.
Бүген алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышында 2020 елда ТР башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында отчет каралды.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уза, ул шагыйрь, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
Махсус янгынга каршы режим ачылышы Татарстанда 26 апрельгә планлаштырылган. Коры үлән һәм чүп-чар ягуны, шулай ук урманга якын торак пунктларда учак һәм мангалларда ашарга әзерләүне тыю каралган. Бухакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Росреестрның йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
Утырыш “Сколково” инновацияләр үзәгендә (Мәскәү) узды.
Росреестрның рәсми сайтында туры трансляция оештырылган иде.
2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 65,5 млрд.сум күләмендә кергән. Республика бюджеты 54,1 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 11,4 млрд. сум акча мобилизацияләнгән.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Киңәшмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев, Федераль салым хезмәте вәкилләре дә катнашты.
2021 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы салым органнары тарафыннан идарә ителә торган керемнәр узган елның шушы чорына карата 28,5 млрд. сумга, ягъни 15,5% ка, шул исәптән республиканың берләштерелгән бюджетына – 14,7 млрд. сумга, ягъни 28,4%ка арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россельхозбанк идарәсе рәисе урынбасары Денис Константинов белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Утырышта ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт йөкләмәләренең үтәлеше нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды.
Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Созвездие-Йолдызлык” республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатларына дәүләт стипендияләре тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.