Татарстанда “Халык контроле” системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең саны 2020 елда 72 меңгә кадәр арткан, шуларның 76%ы хәл ителгән.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды. Барлыгы 10 инвестпроект каралды.
Татарстанда 2021 елда автомобиль юллары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 26 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ директорлар советы утырышы узды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Бүген Казан Богородица монастыре территориясендә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җирләнде. Искә төшерәбез, владыка 20 ноябрьдә 74 нче яшендә вафат булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Хушлашу мәрәсиме Казан Кремленең Благовещение соборында узды. "ТНВ" телеканалында чараның турыдан-туры трансляциясе дә оештырылды.
Мәскәү Патриархиясе эшләре идарәчесе митрополит Воскресенский Дионисий мәрәсим гыйбадәтен җитәкләде.
Татарстан Республикасы Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләренең вәкаләтләре тәмамлану вакыты җитеп килү белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Судьяларның квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкиллегенә кандидатларны алдан сайлап алу игълан ителә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Журналист хезмәтенең кадере бик югары. Бу хакта бүген Татарстан республикасының журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” XXIII конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Тантаналы чара “Корстон” мәйданчыгында (Казан) узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентының Дәүләт Советына 2021 елга Юлламасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.