Бүген ТР Дәүләт Советында “2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” АҖ Директорлар советы утырышын уздырды.
Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда агымдагы елның ноябреннән су объектларында патруль төркемнәр эшли башлаячак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы утырышы узды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда җәйге лагерьларда быел 45 мең 771 бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты.
Бу чара видеоконференция режимында узды.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Фәрит Хәнифов билгеләнде.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде.
Татарстан Республикасында яшелчә уңышын җыю дәвам итә. Бүгенгә 1,4 мең га, ягъни 58% җыеп алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, рапс җыю дәвам итә: 148 мең тонна суктырылган, уңыш - 14 ц/га.