ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2020 елның 28 февраленә 568 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 19%ы. Динамика атнага166,2 мең   кв. м. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Буа районы республиканың Идел арты үзәге булып танылды һәм конкурентлы өстенлекләргә ия. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.

Бүген көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Алексей Песошин Буа районында булды. Максаты – Буа районы Советының йомгаклау сессиясендә катнашу иде.

Авыл хуҗалыгы Апас районы икътисадының стратегик мөһим тармагы санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Апас районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде. Анда Апас районы башлыгы Равил Хөснетдинов катнашты.  

Утырыш Каратун тимер юл станциясе поселогының мәдәният йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Апас районында булды. Ул анда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашачак.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары белән сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы турында семинар-киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул бүген республика территориясендә сәнәгатьнең төрле тармагына караган предприятиеләр урнашканлыгын искә төшерде.

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары Татарстанның хәрби зиратларын һәм истәлекле урыннарын тәртипкә китерергә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Гыйнвар аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстанда торак төзелеше һәм капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International