Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Галимнәр, конструкторлар һәм инженерларның фидакарь хезмәте, космонавтлар отрядының кыюлыгы һәм батырлыгы космик экипажларның Җир орбитасында эшләү, зур планнарны тормышка ашыру һәм мөһим бурычларны хәл итү мөмкинлеген тудырды.
Хәзер космик технологияләрдән башка кешелек тормышын күз алдына да китереп булмый. Космик программаны гамәлгә ашыру белән җитештерүнең барлык югары технологияле тармаклары турыдан - туры бәйле: элемтә, транспорт, мәгариф, фән, куркынычсызлык, экология.
Республика, аның алдынгы предприятиеләре һәм югары уку йортлары өчен Космос темасы һәрвакыт якын булды һәм хәзер монда тиешле компетенцияләрнең киң спектры тупланган. Без космоска юлны киләчәккә, яңа технологик тормыш рәвешенә юл буларак кабул итәбез.
Бүген иң мөһим бурыч – яшь буында космоска кызыксыну уяту. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында, ә соңгы вакытта кванториумнарда да эш алып барыла. Космос темасы гадәттәгечә техник иҗатта җитди урын алып тора. Фикердәшләр командасында үз проектыңны эшләү – космик өлкәдә карьераны башлау өчен менә дигән мөмкинлек. Ышанам, киләчәктә дә ачышлар һәм зур кызыклы эшләр аз булмас.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, республиканың һәм бөтен Россиянең чәчәк атуы хакына яңа техник эшләнмәләр һәм фәнни җиңүләр телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин”.