Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү программасында катнашучылар белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Ел хәйриячесе-2018” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. 80 хәйрияче җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык җиденче утырышында катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап иде. Хисапны ТР Премьер-министры Алексей Песошин бирде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы турында хәбәр итте. Киңәмшәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстанда 860 мең квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу – планның 35,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча Баш идарәсе җитәкчесе, полиция генерал-майоры Валентина Казакова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген көннең икенча яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә гражданнарны тузган тораклардан күчерү буенча республика программасында катнашучылар белән очрашу уздырды.
2019 ел башына Татарстанда 8 мең үзмәшгуль теркәлгән инде. Мондый теркәлүләр саны буенча республика башка төбәкләр арасында алда бара. Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстанның Казан Ратушасында “Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit - 2019” саммитына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР вице-премьеры - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.