ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестицион совет һәм “Чаллы”, “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы  утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда видеоконференцэлемтә режимында “Чаллы”, “Чистай”  өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе әгъзалары катнашты.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда WorldSkills Russia төбәк чемпионатында 16 – 22 яшьлек катнашучылар арасында Казан алда бара. Республика башкаласы катнашучылары 170 медаль яулады. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары -Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Россия Регби федерациясе югары советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, ул ТР Регби федерациясен җитәкли.


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте. «Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

 

Татарстанда 2 млн кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 83 процентыннан артыграк һәм үткән елның шушы чорына туры килә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген Казан вертолет заводында алдан сынау программасы кысаларында РФ Оборона министрлыгы заказы буенча эшләнгән  Ми-38Т вертолетының беренче очышы узды. Бу очышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, “Россия вертолетлары” холдингы генераль директоры Андрей Богинский һәм “Казан вертолет заводы” ГАҖ  идарәче директоры Юрий Пустовгаров күзәтте.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Казаноргсинтез” ГАҖ этилен заводының Э-200 комплексында дүрт яңа пиролиз мичләрен эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Бу чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин,  “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин “Почта Банк” ГАҖ идарәсе рәисе Георгий Горшков белән очрашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигьмәтуллин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә республика архивларында 25 мең 929 фонд исәпләнә, аларда 7,4 миллион берәмлек документ саклана.

Бу хакта Татарстанның архив хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланган ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова  хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International