ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшь тулу уңаеннан чын күңеленнән котлады.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгу килде. «Казан» халыкара аэропротында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан Төркия  парламентының Тышкы эшләр буенча комиссия әгъзасы, Европа Советы Парламент ассамблеясы әгъзасы Әкъмәледдин Ихсануглы нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.

Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлады.

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов котлады.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән котлап телеграмма җибәргән.  

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлады.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлап, Наина Ельцина телеграмма җибәргән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән Төркия Республикасының унберенче президенты Абдуллах Гөл котлады.

Бүген Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда төбәк җинаять-җәза системасының узган елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2017 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International