Татарстанлыларга 2,2 млн.сумнан артык салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, алар буенча республика халкы 9,1 млрд. сум мөлкәт салымы түләргә тиеш - бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга диярлек күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чара Казанның «Идея» технопаркында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Крутой Иннополиста булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасының берничә инфраструктур объектында булды.
Татарстанда «Үзеңнекеләрне кайгырту» республика программасы эшләнде. Уңайлылык өчен шул ук исемдәге интернет-ресурс эшләнгән һәм чат-бот эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Быелның 10 аенда Татарстанның суд приставлары тарафыннан 13 млрд 481 млн сум эзләтеп алынган, бу узган елның шул ук чорына караганда 10 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе - Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федераль җинаять җаваплылыгы приставларының ТР буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына эш сәфәренә килде. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникацион технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.
Татарстан делегациясе составында: Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, элемтә һәм мәгълүмат технологияләре министры Айрат Хәйруллин, «Иннополис» МИЗ» АҖ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис Университеты проректоры Евгений Бобров, Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтариев һәм башкалар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә законнарның төп үзгәрешләре» темасына брифинг узды.
Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин гражданнарның җир кишәрлекләренә хокукларын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләде.