ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанга килде.

Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев Казанга килде.

 


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Лаеш муниципаль районында булды.

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын үстерү буенча төбәк проекты эшен дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

Брифинг «Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашыру турында»гы темага багышланды. Республиканың барлык муниципаль районнары брифингны видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыруны раслады. Тиешле карар федераль Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Владимир Путин алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру проектын 2030 елга кадәр озайтуны хуплады, дип хәбәр итте Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. 2026 елга кадәр финанслауның гомуми күләме 60 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк. Шулай ук яңа уку елыннан эшли башлаячак тагын 20 шундый мәктәп сайлап алынды. Шулай итеп, алдынгы инженерлык мәктәпләренең бөтен системасы Россиянең 23 төбәгендә 50 югары уку йортын үз эченә алачак.

Тэги: Иннополис университеты

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә Совет утырышы узды, анда «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» (АИМ) федераль проектында катнашучы югары уку йортлары 2023 ел өчен хисаплар тапшырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис Университеты вәкилләре һәм «Ростелеком» ГАҖнең мәгълүмат системаларын үстерү буенча вице-президенты, Иннополис Университетының АИМ Экспертлар советы әгъзасы Дарий Халитов катнашты.

ТР Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Сугышта ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Дәүләт Советының илле беренче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлавы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International