Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлеше үтәлеше турында Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Төп мәсьәлә - 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 2023 ел башланганнан бирле гражданнардан 7144 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 131 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина шундый мәгълүмат китерде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасының барышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Родриго Баэна Соарес белән очрашты.
19-20 октябрьдә Иннополиста Иннополис Университеты тарафыннан оештырылган бизнес һәм мәгарифтә цифрлы бәйсезлек турында еллык өченче бөтенроссия форумы Digital Innopolis Days уза. 2021 елдан форум Россиянең цифрлы үсеше стратегиясен тикшерү өчен ИТ-бизнес, фән, дәүләт органнары һәм мәгариф оешмалары вәкилләрен җыя, ул илнең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм якланышын арттырачак.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Бразилия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Родриго Баэна Соарес әфәнде белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, Родриго Баэна Соарес Казанга эш сәфәренә килгән.
Татарстанда 2023 елда мәдәни мирас объектларын саклауга 4 млрд сум акча бүлеп бирелде, дип сөйләде ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.
Иннополиста мәктәп укучылары арасында спорт программалаштыруы буенча Россия беренчелеге узды. Илдә спорт программалаштыруы буенча беренче рәсми ярышларда җиңүчеләр бу дисциплина буенча Россия җыелма командасына кандидатлар булдылар.
Әтиләр көне белән татарстанлыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады. "Татарстан Республикасының барлык әтиләрен бәйрәм белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез! Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы нигезендә гаилә институтын ныгыту һәм әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатыннан 2021 елдан мөһим бәйрәм даталары календаре буенча Әтиләр көне барлыкка килде», - диелә котлау текстында.