Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының терлекчелек тармагының 2023 елның 9 ае эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рәиснең барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2023 елның 13 октябренә 2 млн. 936 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 95%ы. Коммерциячел торак өлешендә 1 млн 154 мең кв. м мәйданлы 144 күп фатирлы йорт тапшырылган. Бу планлаштырылган еллык күрсәткечләрнең 81%ы.
2023 елгы социаль ипотека программасы 81%ка үтәлгән: 130,4 мең кв.метрга 35 йорт әзер. Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык план 9%ка арттырып үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 652 мең кв. м тәшкил итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иннополис Инновацион үзәгендә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Андрей Заренин булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул «Иннополис» МИЗның А.С.Попов исемендәге технопаркында монда эшләнә торган хәл ителешләрне карады.
Быел җәй көнне балаларны савыктыру лагерьларында Татарстаннан якынча 148 мең бала ял иткән, бу билгеләнгән планның 91%ын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ТР Рәисе Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Комплекслы гамәлләр планын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән очрашты.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Алексей Песошинның эш кабинетында узды.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча ел башыннан гражданнардан 6984 мөрәҗәгать килгән, шул исәптән соңгы ике атнада – 224 мөрәҗәгать. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова шундый мәгълүмат китерде.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында, агымдагы җылы һава торышына карамастан, барлык 45 муниципаль берәмлектә җылы бирү башлану турында карар кабул иткәннәр һәм социаль объектларга һәм торак йортларга җылылык җибәрә башлаганнар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын, инженерлык инфраструктурасын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары турында хәбәр итте.
Татарстан рсепубликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәне барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы беренче объектны югары технологияләр өлкәсендәге Россия технопарклары реестрына кертте, алар дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала - ул «Иннополис» махсус икътисадый зонасының «ИнноПаркы» һәм аның идарәче компаниясе булды. Реестр РФ Хөкүмәтенең 2023 елның 25 августындагы 1381 номерлы карары нигезендә «Россия Федерациясендә сәнәгать сәясәте турында» Федераль законның яңа нормаларын гамәлгә ашыру өчен төзелгән.