Иртәгә, 31 гыйнварда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышы узды
Көн тәртибенә берничә актуаль мәсьәлә чыгарылды, шул исәптән узган елдагы эшнең беренчел нәтиҗәләре, керемнәр һәм чыгымнар бюджетын, 2023 елга капиталь кертемнәр программасын раслау, шулай укКомпания хезмәткәрләренә һәм эшләмәүче пенсионерларга социаль ярдәм турында нигезләмә һәм «Татэнергосбыт»АҖнең исемле стипендияләрен билгеләү турында нигезләмә.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Иннополиста пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте мөрәҗәгатен хуплады. Бу мәсьәлә алдан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев катнашында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты, Икътисад инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутатлары тарафыннан каралды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында 2022 елда «Иннополис» инновацион үзәгенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырыш Бәшир Рәмиев исемендәге (Казан) ИТ-парк мәйданчыгында уза һәм 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясауга һәм 2023 елга цифрлаштыру бурычларына багышланган.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар ИТ-паркта Бәшир Рәмиев музеенда булдылар. Моннан тыш, махсус күргәзмә дә оештырылган иде.
Иртәгә, 2023 елның 24 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Казанда (Спартак ур., 2) Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Төзелеш министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Россия Спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иртәгә, 2023 елның 22 гыйнварында, Казанда Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узачак. Утырышта ТР Спорт министрлыгының 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен агымдагы бәяләрдә экспорт күләме 417 млн доллар тәшкил иткән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 6,9%ка арткан. Агросәнәгать комплексы продукциясен дөньяның 54 иленә тышкы икътисадый эшчәнлекнең 1860 катнашучысы экспортлый.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров, Татарстанның агросә
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Татарстанда аукционнар узган федераль һәм республика программалары буенча эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.