ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Сингапур Халыкара сәнәгать комитеты җитәкчесе һәм Сингапур Республикасы премьер-министры секретариатының икътисади үсеш буенча махсус киңәшчесе Филипп Йео әфәнде белән очрашу белән тәмамланды.
VII Россия-Сингапур бизнес-форумының “Россия һәм БДБ: каршылыкларны җиңү һәм мөмкинлекләрне эзләү” дип аталган өченче сессиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән ачылды.

 Татарстанның иң өлкән кешесе Буада яши – ул ноябрьда 109 яшен билгеләп үтәчәк Разыя Хәертдинова. Аннан бераз гына “калышып”, Казанның иң өлкәне Хакимә Гәрәева да инде 108гә җиткән. Җыеп кына әйткәндә, республикада гомеренең 100 яшьлек бусагасын узганнар 174 булып, аларның 52се, ягъни 30 проценты Казанда тора.

Бүген Казанда Россиядә Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче корылтае ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән галимнәрне ТР Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. Көнчыгышны өйрәнүчеләр корылтае ике елга бер тапкыр уздырыла. Җыенны Россия Фәннәр академиясе, РФАнең тарих-филология фәннәре бүлеге, РФАнең Көнчыгышны өйрәнү институты, Россиянең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте, ТР Фәннәр академиясе һәм КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты оештыра.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов III хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясе утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Сингапурда Shangri-La кунакханәсендә үтте һәм VII Россия-Сингапур бизнес-форумының мөһим сессияләренең берсенә әверелде.

Пленар утырышны комиссия рәисләре - вице-премьер – Сигапур финанслар министры Тарман Шанмугаратнам һәм Россия Премьер-министры беренче урынбасары Игорь Шувалов - җитәкләде.

Сингапур вице-премьеры Тарман Шанмугаратнам сөйләвенчә, Сингапурның эш даирәләре Россия базарына зур кызыксыну белән карый һәм Россия белән хезмәттәшлекләрен үстерергә уйлыйлар. РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов ике як та яңа өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү планнарын тормышка ашыруга, төрле проектларны булдыру өчен, инвесторларны һәм партнерларны җәлеп итүгә максатчан каравын раслады. “Бу юнәлештә инде яхшы мисаллар бар”, - дип билгеләде ул.

 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка “Смарт Сити Казан” шәһәр-иярчен төзү проектының эшләнеп беткән концепциясен тәкъдир иттеләр. Презентация Татарстан делегациясенең VII Россия-Сингапур бизнес-форумында эшләү кысаларында St.Regis Singapore (Сингапур) кунакханәсендә үтте.

24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясе Сингапурга сәфәр кысаларында Marina Bay Cruise Centre Singapore круиз терминалында булды.
Кадерле дуслар! Республикабызның иң күпсанлы һәм авторитетлы иҗтимагый оешмаларының барлык вәкилләрен – профессиональ союзларны ТР Профсоюзлары көне белән котларга рөхсәт итегез!
Бүген ТР Прзиденты Рөстәм Миңнеханов, VII Россия-Сингапур эш форумында катнашу өчен, Сингапур Республикасына килеп җитте (Russia Singapore Business Forum). ТР Президентын эшлекле сәфәрдә Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банк ААҖ рәисе Роберт Миңнегалиев озата барды.

22
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Чистайга эш сәфәре кылды, анда төрле объектларда булды һәм Шәһәр көне бәйрәмендә катнашты.
Быел 231 еллыгын бәйрәм иткән Чистайга РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм РФ Мәдәният министрлыгы вәкиле килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International