Татарстан җитәкчелеге ТРда бизнес ачуда һәм аны алып баруда Люксембург компанияләренә ярдәм итәргә әзер һәм алар белән хезмәттәшлек үсешенә өметләнә. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда булган Люксембург делегациясе вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш вакытында белдерде.