Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Хөкүмәте белән РФ Энергетика министрлыгының “Россия энергетика агентлыгы” ФДУ арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән агентлыкның генераль директоры Тимур Иванов имзалады.
Узган 9 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ит, йомырка җитештерүне, шулай ук кошчылык тармагында баш санын арттыруга ирешелгән. Шул ук вакытта калган күрсәткечләр буенча, узган ел белән чагыштырганда, төшү сизелә. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов шулай дип белдерде.
“Бәләкәч” республика программасы буенча балалар бакчалары төзелешендә катнашкан иң-иңнәрне ачыклау буенча комиссия 1 ноябрьдә эшкә керешәчәк. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләгәндә төзелештә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү, башкарылган эшләрнең сыйфаты, дизайнерлык чишелешләрен куллану, эшләрне башкарып чыгу вакыты төп критерийлар булачак. Программа нигезендә гамәлдәге балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү нәтиҗәләре буенча аерым конкурс уздырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Республикада быелгы капиталь ремонт программасының үтәлеше, “Бәләкәч” программасын гамәлгә ашыру һәм терлекчелек тармагындагы 9 айлык нәтиҗәләргә багышланган киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Төркмәнстан мөстәкыйльлегенең 20 еллык юбилеен бәйрәм итүдә катнашты. Бәйрәм чараларында республика башлыгы белән бергә Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.
Бу көннәрдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен өчләтә бәйрәм. Узган атнада юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән булса, бу атнада автомобиль транспорты хезмәткәрләре бәйрәм итә. Шуңа өстәп ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы юбилее –төзелүенә 10 ел тулу да шушы көннәргә туры килде. Министрлыкның шушы узган дистә ел эчендәге эшчәнлек йомгакларына һәм перспективаларына багышланган коллегия утырышы бүген “Казан ярминкәсе”ндә ачылган унынчы “ДорТрансЭкспо” күргәзмәсе программасында төп урынны алып торды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ транспорт министры урынбасары Олег Белозеров һ.б. катнашты.
Бүген Мәскәүдә федераль башкарма хакимият органнары, Россия субъектлары башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлүнең хокукый мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды.
Бүген Татарстан парламенты утырышында “Татарстан Республикасының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның план чорына бюджеты турында” закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
“Зенит-Казан” волейбол клубы – Татарстанның горурлыгы”. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчылары һәм административ-тренерлар составы белән очрашуда әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры урынбасары Олег Белозеров белән очрашты.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.