Бүген Татарстанның Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш 15 нче утырышында Югары Ослан районы депутатлары тарафыннан Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Runa Capital инвестицияләр фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов һәм башка затлар да катнашты.
Очрашуда сүз Татарстанда IT өлкәсенең алга таба үсеше турында барды. Татарстанның икътисад үсешенең төп нокталарының берсе итеп мәгълүмати технологияләр өлкәсен сайлавына басым ясалды.
Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һзм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.
Казанда яңа йортларны борынгы биналар стилендә төзергә һәм яңа төзелгән биналар турында шәһәрлеләрнең фикерен сораштырырга кирәк, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласының тарихи үзәге буенча җәяүле экскурсиядә. Экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова үткәрде.
ТР җитәкчелегенең төп бурычы – социаль-сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара килешүне һәм Татарстанны халыкара аренада танылуын саклау. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уруссуда ТР Ютазы районы активы белән очрашуда белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Кукмара һәм Балтач районарына эш сәфәре кылды. Республика Хөкүмәте Рәисе районнарда республика программаларын гамәлгә кую барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехаов ТР Ютазы районына сәфәр кылды. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре озатып йөрде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге республика җитәкчелеге Бөгелмәгә сәфәр кылды. Алар Үзәк район хастаханәсендә булды. Биредә узган ел район хастаханәсе базасында ачылган икенче дәрәҗәдәге травматология үзәгендә булдылар. Ул “Урал” М-5 федераль трассасында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү” Федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән иде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖндә республиканың кече нефть компанияләренең 2011 елның 9 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә кече нефть компанияләре җитәкчлеәреннән тыш ТР министрлары, федераль ведомстволарның террториаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген КФУ ның төп бинасы флигелендә Казан лингвистика мәктәбенә нигез салган Россия һәм Польшаның күренекле фән һәм җәмәгать эшлеклесе И.А.Бодуэн де Куртенэ истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Истәлек билгесе рус, татар һәм поляк телләрендәге өч элмә тактаны һәм галим портреты белән барельефны эченә ала. Чарада Польшаның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Войцех Зайончковски, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. рәсми затлар катнашты.