ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда республика программасы кысаларында төзелгән “Бәләкәч” балалар үсеше үзәге ачылышы тантанасы узды. Күптән көтелгән вакыйга белән тәбрикләргә Ак калага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы вице-спикеры Олег Морозов, шәһәр мэры Васил Шәехраҗиев, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин килде.

“Алабуга” махсус икътисади зонасында терлек аксымы җитештерү заводын - «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖен төзү эшләре башлана. Бүген булачак завод территориясендә Татарстан Президенты катнашында тәүге таш салу тантанасы булды.

“Һәркем йөри алырлык мохит” (“Доступная среда”) федераль программасы нигезендә, Татарстан төбәк дәрәҗәсендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча сынау уздырыла торган субъектлар исемлегенә кергән. Федераль тәҗрибә проекты ике елга исәпләнгән, ә республикабызда 2015 нче елга кадәр гамәлгә ашырылачак программаның асылы турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов бәян итте.


24
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында 2010 ел нәтиҗәләре буенча республика хокук саклау органнарының иң яхшы следовательләрен хөрмәтләделәр. ТР Хөкүмәте химаясе астында узучы, елдан-ел абруе һаман үсә баручы конкурска йомгак ясау чарасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Тикшерүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга шулай ук ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров һәм башка хокук саклау органнары җитәкчеләре килгән иде.

2012 елның сентябрендә Казанда студентлар арасында академик ишү буенча дөнья чемпионаты узачак. Әлеге мөһим халыкара чараны уздыру белән бәйле мәсьәләләр бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара ишкәкләрдә ишү спорты федерациясе (FISA) башкаручы директоры Мэтт Смит белән очрашуында күтәрелде. Казан Кремлендә узган очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” автоном-коммерцияле булмаган оешмасы директоры Владимир Леонов, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин, һ.б. катнашты.

Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү Татарстан һәм Бөекбритания арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов илче вазифаларын башкаручы, Россия Федерациясенең Бөекбритания Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия эшләрендәге вакытлы ышанычлысы Денис Киф белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.

2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 98,2 миллиард сум тәшкил иткән.


23
октябрь, 2011 ел
якшәмбе

Хатын-кызларның "Динамо-Казан" волейбол клубы уңышлары белән волейбол белән шөгыльләнүче татарстанлылар саны бермәбер артачак. Ул хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы әгъзалары белән очрашуда белдерде. Әлеге команда 2010-2011 еллар Россия чемпионы исемен яулауга иреште. Тантаналы очрашуда ТР Дәүләт Советы, республиканың волейбол федерациясе башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, "Динамо-Казан" клубының җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары катнашты.


22
октябрь, 2011 ел
шимбә

ТР Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның кулга алыну сәбәпле ТР Президенты матбугат хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә. ТР җитәкчелеге алып бара торган ришвәтчелеккә каршы максатчан эш үзенең нәтиҗәләрен бирүен дәвам итә. 21 октябрьдә Казанда ришвәт алган вакытта Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев кулга алынды. Хәзерге вакытта ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Югары Ослан муниципаль районы депутатларына Александр Тимофеевны район башлыгы вазыйфаларыннан азат итү турындагы мөрәҗәгате әзерләнә.

Бүген Казанның “Баскет холл” бинасында "Сәламәт йөрәкләр" акциясе узды. Бу чараны тантаналы рәвештә ачуда дәрәҗәле кунаклар - ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты җитәкчесе, Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте президенты, академик Рафаэль Оганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International