ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2011 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында узган чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов студентларга хәрби билет тапшыруга тиешле әһәмият бирергә чакырды.

Узган елны республика төзүчеләре өчен уңышлы ел булды дип әйтергә тулы нигез бар. 2010 елда Татарстан төзүчеләре тарафыннан 177 млрд. сумлык төзелеш –монтаж эшләре башкарылган. Бу- торак төзелеше дә, сәнәгый төзелешләр, социаль юнәлештәге төзелешләр дә. Безнең төзүчеләр көче белән 2 млн. кв. метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган, 1130 торак йорт ремонтланган. Моннан тыш, Татарстан төзүчеләре көче белән “ТАНЕКО” комплексының беренче чираты сафка басты, Казанда Универсиадага әзерлек кысаларында 25 спорт корылмасы файдалануга тапшырылды, Универсиада авылы ишекләрен ачты, башкалада транспорт өчен 2 юлъаергыч, 6 җәяүлеләр кичүе төзелеше тәмамланды. Әлеге мәгълүматлар бүген “ТР Төзүчеләре бердәмлеге” төбәк партнерлыгының ΙΙ еллык хисап җыелышында яңгырады. “Корстон”да узган әлеге чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников белән очрашты.


16
май, 2011 ел
дүшәмбе
Ялган алкоголь продукциясен сатуга каршы көрәш хокук саклау органнарының гына түгел, ә җәмәгатьчелек, муниципаль хакимият, гаммәви мәгълүмат чараларының да уртак бурычы. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасында Хокук тәртибе белән тәэмин итү буенча Координация советы белән ТРда алкоголь һәм составында спирт булган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту советының уртак утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена эшлекле сәфәр кылды. Владивостокта ТР башлыгы Приморье губернаторы Сергей Дарькин белән очрашты, АТЭС-2012 саммитының төзелә торган объектларын карады һәм татар диаспорасы белән очрашты.

14
май, 2011 ел
шимбә
Бүген “Алабуга” МИЗ административ-эш үзәгендә махсус икътисади зонасының күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры Олег Костин катнашты.
Бүген Илкүләм урман утырту көне кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасы территорисендә агачлар утыртылды.

13
май, 2011 ел
җомга
Бүген “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе Казан җирле бүлегенең XIX хисап-сайлау конференциясе узды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең җирле сәяси советы секретаре, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – барлыгы 500 дән артык кеше катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Roland Berger Strategy Consultants” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Россия тимер юллары” ААҖнең филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International