ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2009 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “ИБМ Восточная Европа/Азия” ҖЧҖ генераль директоры Кирилл Корнильев Татарстан Республикасында IBM ның программалы карарлар чыгару үзәген төзүгә бәйле ниятләр турындагы Беркетмәгә кул куйдылар.
Документка кул куяр алдыннан булган очрашу барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенең ИТ-юнәлешне үстерүне өстенлекле эшләрнең берсе дип табуын билгеләп үтте.

4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау эшләре 2255 йортта башланып киткән, бу 2009 ел программасының 96 процентын тәшкил итә. 3 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 89 йортта әлегә капремонт эшләренә тотынмаганнар.
Бүген “Торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерүгә ярдәм итү Фонды турында” дигән федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
“Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыяте бүген тотрыклы эшли, һәм без дөньякүләм икътисади кризис тәмамланганнан соң да аңа акча салачакбыз” – бүген Түбән Камада “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында чыгыш ясаганда, бу сүзләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Акционерларның еллык гомуми җыелышы еллык хисапны, еллык бухгалтерлык хисабын, шул исәптән 2008 финанс елы нәтиҗәләре буенча керем һәм чыгымнар турындагы хисапны раслады.

2
июнь, 2009 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Гастон Стронкны кабул итте.
Гастон Стронк Казанга танышу характерындагы бер көнлек эш визиты белән килгән.

1
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
“С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенә керү процедурасын 2009 елның җәендә тәмамлау күздә тотыла. Бүген Россия Президенты эшләре идарәсенә ике Ту-214 СР самолет-ретрансляторын тапшыру тантанасыннан соң, журналистларга бу турыда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Алексей Федоров хәбәр итте. Әлеге тантанада Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Алексей Федоров бүген Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең эмиссия процедурасы тәмамлануын һәм җәй дәвамында Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсен Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең тулы хокуклы әгъзасы итү планлаштырылуын әйтте.

31
май, 2009 ел
якшәмбе
Җомга, 29 нчы майда, Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында “ТАНЕКО” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы булды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - җәмгыятьнең 2008 елга еллык хисабын һәм еллык бухгалтерлык хисабын раслау. Бу мәсьәләгә багышланган доклад белән “ТАНЕКО” ААҖ нең генераль директоры Хәмзә Баһманов чыгыш ясады.

28
май, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “PvT Capital GmbH” компаниясе (Германия) җитәкчелеге Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка Казанда газ турбинасы станциясен төзү проектын тәкъдир итте.
Проект Республика клиник хастаханәсе, “Кояшлы шәһәр” торак кварталы янындагы мәйданчыкта (шулай ук булачак Универсиада 2013 авылына якын гына торган җирдә) шәһәр ихтыяҗлары өчен тагын бер җылылык чыганагын яңабаштан төзүне күздә тота.
Бүгенге очрашу барышында энергия һәм җылылык чыганагын төзүнең техник аспектлары турында фикер алыштылар.
Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Бөек Британия Хөкүмәтенең лордлар палатасы әгъзасы лорд Әхмәт Нәзир һәм BITE директоры Мөхәммәт Али Фармер белән очрашуы вакытында Татарстандагы югары уку йортлары һәм Британия технология һәм электрон коммерция институты (BITE) арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Кичә, 27 нче майда, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Vincent Park Holdings Ltd” трансмилли холдинг компаниясе президенты Джозеф Рубинштейн белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә (Мәскәү) узды.
Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановка студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының “Россия студентлар язы-2009” XVII финал фестивален югары дәрәҗәдә әзерләү, оештыру һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде.
Шуны искәртик: “Россия студентлар язы-2009” фестиваленең финалы 14-19 нчы майда Татарстан башкаласы Казанда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International