Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган федераль конкурсның беренче этабы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен федераль ярдәм алачак. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаровларның очрашуларыннан соң хәбәр итте.
2008 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты, 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 % ка үсеш белән, 305 млрд. сум тәшкил итте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Икътисадта һөнәри кадрларга булган объектив ихтыяҗларны исәпкә алып караганда, Татарстан Республикасы икътисадына 60 меңләп чит ил эшчеләрен тартып китерергә һәм файдаланырга кирәк була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасына чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Республикасы профсоюзлары вәкилләренең сорауларына бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары җавап бирде. Очрашу Казан шәһәрендәге Хезмәт сараенда узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы өченче чакырылышының утыз тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановны депутатлар чәчәкләр һәм котлаулар белән каршы алдылар: бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын җитәкли башлавына 10 ел тулды.