Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Алмата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасаев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы берлегенең Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе акимы Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре акимы Багдат Карасев каршы алды.
Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итү ашы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 президенты - идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узда, республика ягыннан анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, "Казан Экспо" ҖЧҖ генераль директоры Роберт Миңнегалиев, "Ворлдскиллс Россия" һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Визитының төп максаты - урып-җыю эшләре барышы һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа районы башкарма комитеты башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районы басуларында урып-җыюның барышы белән танышты.
Ул Тәтеш районы басулары өстеннән очып узды, «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖдә, «Новая Заря» ҖЧҖдә, «Содружество» ҖЧҖдә, «Колос» агрофирмасында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде.
Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юл" раллиенда җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты.
Чара Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ны раллида җиңүләре белән котлады һәм аларның төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын аеруча ассызыклады. «КАМАЗ-Мастер» - дүрт кат "Дакар" супермарафонында җиңүчеләр, биш кат "Ефәк юл" халыкара раллиенда җиңүчеләр һәм дүрт кат "Афирика Эко рейс" марафонында җиңүчеләр.