ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көнгә Татарстанда су объектларында 133 кеше үлгән, бу узган елга караганда 45 кешегә кимрәк. Барлыгы 56 кеше коткарыла. Әмма, шуңа карамастан, соңгы вакытта кешеләрнең ныгып җитмәгән боз астына китү очраклары ешайды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы һәм Һиндстан химия һәм нефть химиясе өлкәсендә, ашламалар китерү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итә алалар. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Һиндстан химия сәнәгате һәм ашламалар министры Анантха Кумара очрашуында сүз барды. Очрашу Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы бинасында узды (Дәһли шәһәре).

Бүген Казанда БМО Европа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы буенча комитетның 72 сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Сессия ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, БМОның Европа икътисади комиссиясе башкарма директоры урынбасары Андрей Васильев катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия Федерациясенең экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның квалификация күтәрү, эшкуарлык, парламент эшләре буенча дәүләт министры Раджив Пратап Руди белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Һиндстан Республикасына эш сәфәре кысаларында (2014 елның 18-19 ноябре) уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасына эш сәфәре белән килде (2014 елның 18-19 ноябре). Һиндстанда булганда Рөстәм Миңнеханов кайбер министрлыкларның дәүләт чиновниклары, шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
“Казан” халыкара аэропортында бүген “Боинг-737” авиаһәлакәтенә бер ел тулу уңаеннан матәм чарасы узды. Бу чарада һәлак булучыларның туганнары һәм якыннары, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов куйдылар.


Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов, Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә "Химград" технополисы эшчәнлеге белән танышты.

Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе әгъзалары бүген Казан федераль университетында, Казан Агросәнәгать паркында, ИТ-паркта булдылар. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International