Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.
Рөстәм Миңнеханов "Роскосмос" дәүләт корпорациясендә булды, анда ул дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты.
Аннан Татарстан Республикасы белән "Роскосмос" ДК арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Роскосмос" ДК җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Яклар мәгариф өлкәсендә багланышлар турында сөйләште һәм фәнни-техник өлкәдә хезмәттәшлекне ныгыту турында килештеләр.
Шулай ук Татарстан сәнәгать предприятиеләре тарафыннан космос өлкәсе өчен техник чаралар җитештерүгә заказлар башкару мөмкинлеге турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Татарстан төзелеш комплексы белгечләрен "Роскосмос" алып баручы проектларга җәлеп итү турында килештеләр. Аерым алганда, "Восточный" космодромын төзү проектында хезмәттәшлек итү.