Илдар Халиков “КНИАТ” Инновация-технология үзәге” технопаркын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

2011 елның 17 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “КНИАТ” Инновация-технология үзәге” технопаркын үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә “КНИАТ” территориясендә – Казан аваиция технологиясе фәнни-тикшеренү институтында узды. Анда “КНИАТ” вәкилләре, “КНИАТ” партнер-компанияләре, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы һ.б. вәкилләре катнашты.

ТР Хөкүмәте башлыгына “КНИАТ” территориясендә эшләнгән һәм җитештерелгән продукция үрнәкләрен тәкъдим иттеләр.

Аннары киләчәктә технопарк үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев Татарстанда машина төзелеше комплексы хәле һәм бу тармакны үстерүдә “КНИАТ” ҖЧҖ потенциалын куллану турында кыскача сөйләде. Машина төзелешен үстерүдә модернизацияләү, производство нәтиҗәлелеген күтәрү һәм чыгымнарны киметү, продукцияне сату базарын киңәйтү төп юнәлешләр булып тора.

Сәнәгать паркының резидент-компанияләрен сайлаганда, көндәшлелеккә сәләтлелекләрен исбатлаган югары технологияле предприятиеләргә өстенлек бирергә, “КНИАТ” фәнни юнәлешләренә таянырга ниятлиләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International