Рөстәм Миңнеханов: Төп макроикътисадый күрсәткечләр узган елга караганда күпмедер динамика күрсәтә

2017 елның 20 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төп макроикътисадый күрсәткечләр узган елга караганда күпмедер динамика күрсәтә.

2017 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт 3,6 процентка артты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, "берәмләп товар сату әйләнеге күләме арта - 2,3 %".

"Бу шартларда агымдагы елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына 182,2 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган түләүләр керде, - диде Татарстан Президенты. - Федераль чараларны исәпкә алып, бюджет табышы 199,8 млрд. сум тәшкил итә".

Рөстәм Миңнеханов ел ахырына кадәр төп бурычларны билгеләде - беренче чиратта уңай динамиканы саклау, алга таба икътисадый үсешкә ирешү өчен бөтен резервларны гамәлгә ашыру һәм бюджетка керемнәрне тәэмин итү кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада салымнар буенча бурычлар күләмен дә хәбәр итте.

"Билгеләнгән чорда бюджет алдында бурычлар 427 млн. сумга кимеде, - дип хәбәр итте ул. - Шул ук вакытта 1 октябь көненә салым буенча бурычлар күләме барыбер зур - 7,7 млрд. сум".

Татарстан Президенты әлеге мәсьәләне хәл итү эшен дәвам итәргә йөкләде.

Аеруча Рөстәм Миңнеханов федераль бюджет чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсенә игътибар итте.

"Федераль чараларны тулысынча куллану бик мөһим, - диде ул. - Агымдагы елда субсидияләүнең яңа тәртибе билгеләнде. Чыгымнар, федераль һәм республика бюджетыннан финанслауда катнашу өлеше белән яраштереп һәм башкарылган эшләр актларын биреп, гамәлгә ашырыла. Яңа тәртип югары дәрәҗәдә финанс дисциплинаны һәм вакытында планлаштыруны, подрядчылар белән игътибарлырак эшне һәм объектларны вакытында сафка кертүне таләп итә".

Ел ахырына кадәр 9 млрд. сумнан артык акчаны куллану тиешле, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләренә ел ахырына кадәр акчаларны тулысынча куллануны йөкләде, ә ТР Финанслар министрлыгына әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International