Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар килде.
Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.
"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! - диелгән телеграммада - Халыклар бердәмлеге көне белән Сезне котлыйм. Ватанпәрвәрлек, гражданлык, Ватан тарихын хөрмәт итү, аның язмышы өчен җаваплы булу, авырлыкларны кичерергә, бөек мәмләкәтне үстерергә ярдәм итеп, халкыбызны берләштереп торды".
Котлау телеграммасы Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев исеменнән дә килде.
"Әлеге истәлекле көнгә бәйле бөтен нәрсә - тарихыбыз гына түгел, - диелгән телеграмма. - Ризалык, бердәмлек, үзара ярдәм бүгенге Россия өчен дә мөһим. Без бөтенебез дә төрле. Әмма Ватаныбызны бер төрле яратабыз, аның казанышлары белән горурланабыз, авырлыклар өчен борчылабыз, илебез киләчәге иминлегенә хезмәт итәбез. Сезгә сәламәтлек, яңа казанышлар һәм иң яхшы теләкләр телим".