Рөстәм Миңнеханов Кытай Югары технологияләр күргәзмәсендә булды

2017 елның 18 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кытай CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә булды һәм Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Ян Вэй белән очрашты. 

CHTF Югары технологияләр күргәзмәсе - Көньяк-Көнчыгыш Азия күргәзмә чараларының иң эреләренең берсе. Ул Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге территориясендә 280 кв. метр мәйданда уза. 

Күргәзмәнең тематик өлешләрендә мәгълүмат технолоигяләре, энергия саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, электроника, акыллы шәһәр, оптоэлектроника, стартаплар һәм инвестицион зоналар тәкъдим ителгән. Чара кысаларында форумнар, конференцияләр уза. 

Татарстан Президенты күргәзмәне карагач, Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Ян Вэй белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аңа очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. 

"Без һәрвакыт күргәзмәдә күргәннәргә һәм гомумән күргәзмә үзәгенә сокланабыз. 2019 елда бездә Казанда Worldskills һөнәри осталык буекнча дөнья чемпионаты узачак. Татарстан аны уздыру өчен заманча күргәзмә үзәге төзелә. Шуңа да безгә сезнең тәҗрибә мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International