Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәре мэры Чэн Жугуй әфәнде белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов мэрга чакыру өчен һәм Татарстан Республикасы делегациясенә кызыклы программа оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Без барыбыз да Шэньчжэньда уздырыла торган гаять күләмле эшләргә сокландык.. Шәһәрегез - Кытайда ИТ-индустрия үзәге, илегезнең иң эре мегаполсларының берсе һәм зурлыгы буенча гына түгел, ә икътисадый үсеше буенча да. Мин Шэньчжэньда 2011 елда булган идем һәм 26 нчы Бөтендөнья стеднет спорт уеннарының тантаналы ачылуында катнаштым. Бензнең Казан шәһәрегездән эстафетаны кабул итте һәм чираттагы 2013 елгы Универсиаданы уздырды. Татарстан башкаласы Казан һәм Шэньчжэнь 2012 елдан бирле тугандаш шәһәрләр", - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый торышы турында һәм Кытай компанияләре белән гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында кыскача хәбәр итте. Татарстан Президенты мэрдан Кытай хезмәттәшләре белән перспектив юнәлешләр турында сорашты.