Казанда “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексы мәйданчыгында генерал-лейтенант А.В.Антонов истәлегенә ветераннар командалары арасында суда туплы уен буенча халыкара турнир узды.
Турнирда 4 команда - “Синтез-Мастерс” (Казан), “Спартак-Мастерс” (Волгоград), “Казакъстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+” чыгыш ясый.
Ярышлар ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт остасы Ирек Зиннуров, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, Идел буе округының арбитраж суд рәисе Юрий Глазов, ТР прокуроры Илдүс Нафиков, Александр Антоновның гаиләсе һәм туганнары катнашты.
Искә төшерәбез, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсен 2011 елдан җитәкләгән генерал-лейтенант Александр Антонов 2013 елның 17 ноябрендә Казанда авиаһәлакәттә фаҗигале төстә һәлак була. Узган ел беренче тапкыр Татарстан башкаласында аның истәлегенә суда туплы уен буенча турнир уздырыла.
“Александр Валентинович республиканың көндәлек тормышында да, шулай ук зур халыкара спорт ярышлары уздырылган вакытта да куркынычсызлыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертте, - дип билгеләде Алексей Песошин. -Ул шулай ук бик яхшы спортчы иде, МДУдагы студент елларында суда туплы уен белән шөгыльләнә”.
Турнир башланганчы видеоролик күрсәтелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин Александр Антонов турында хатирәләр белән уртаклаша.
Турнир башлангач “Казакъстан-Мастерс” һәм “Санкт-Петербург-Мастерс 45+” командалары арасында беренче уен узды.