Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күп фатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. 

Чарада шулай ук Чаллы мэры Наиль Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башкалар катнашты. 

Бүген яңа йортка 183 гаилә күчщ. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар ала. 

Рөстәм Миңнеханов чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм республикада торак төзү буенча, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да зур эш алып барылу турында сөйләде. «Үз фатирың булу – һәр гаилә өчен бәхет инде ул. Бүген без демографияне арттыру һәм гражданнарыбыз тормышы өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов автоградтагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте: «Яңа юллар салына, сырхауханәләр, мәгариф учреждениеләре яңартыла. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк». 

Наиль Мәһдиев үз чиратында белдергәнчә, ел азагына кадәр соципотека программасы буенча 194 фатирлы тагын бер йорт тапшырылачак. 

Тантаналы өлештән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Наиль Мәһдиев Салиховлар гаиләсе фатирына киттеләр һәм яңа өйгә күчкәннәр белән аралаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International