Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ корпоратив университетын тәмамлаучылар проектларын бәяләде

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонаның корпортаив университетын тәмамлаучылар проектларын бәяләде. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районынңа эш сәфәрендә. 

Булачак топ-менеджерлар Татарстан Президентына "Алабуга" МИЗ инфраструктурасын яхшыртуга һәм яңа производстволар оештыруга юнәлтелгән проектларын тәкъдим иттеләр. 

“Сез күтәргән темалар актуаль, проектлар гамәлгә куярлык. Төгәл мәсьәләләрне хәл итү өчен кешеләрне базардан алудан бизәргә кирәк. Бу кыйммәт һәм һәрвакыт үзен акламый. Базар өчен белгечләрне үзебезгә әзерләү зарур. Бу көндәшлелеккә сәләтле өстенлек”, - дип белдерде Татарстан Президенты.

Корпоратив университет максатны: махсус икътисадый зонада өстенлекле проектларны җитәкләрлек кешеләрне табарга һәм укытырга. Бу өченче төркемгә бөтен Россиядән 2,5 меңнән артык кеше эләгергә теләгән, ә бары тик 25 кандидат кына узган.

Иң яхшы проект авторлары үзләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак. МИЗ күзәтчелек советы карары белән аларга “Алабуга” базасында үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International