Алексей Песошин Татарстан коткаручыларына яңа махсус техника тапшырды

2017 елның 15 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан коткаручыларына 20 берәмлек яңа төп һәм ярдәмче янгын сүндерү-коткару техникасы тапшырды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәйданчыгында (Казан, Ф.Яруллин ур., 1) узган чарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәкләр үзәге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Синьков, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстанда һәрвакыт гражданнарның, объектларның һәм торак пунктларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләрен техник җиһазландыру бу эшнең мөһим өлеше булып тора.

“Быел өченче тапкыр безнең коткаручыларга федераль һәм республика акчасы хисабына алынган яңа техника тапшырылды. Бүген аерым 20 берәмлек техника тапшырабыз.  Бу  карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән иде”, - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Техника ачкычларын тапшырганнан соң, Алексей Песошин үз вазифаларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Быел барлыгы республиканың янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләренә 28 берәмлек махсус техника алынды. Бу максатларда  177 млн. сум бүлеп бирелде, шуларның 42 млн. нан артыгы Татарстан бюджетыннан.

Моңа кадәр Россия  Федерациясе Президенты Хөкүмәткә киләсе елның 1 мартына гадәттән тыш вазгыять килеп туганда гражданнарга оператив мәгълүмат бирү системасын эшләргә һәм ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыру системасын камилләштерергә йөкләмә биргән иде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International