Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Шәһәр һәм район җитәкчеләре эшчәнлегендә ветераннар тәҗрибәсенә таянырга тиеш”
2011 елның 8 ноябре, сишәмбе
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындаТатарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерлары) иҗтимагый оешмалары Республика советының VI хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева,ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, пенсия яшендәге вәкилләр катнашты.
Конференциянең эшче органнары – редакция, мандат комиссияләрен сайлап кую белән башланган конференция, ТР ветераннарының (пенсионерлары) иҗтимагый оешмалары Республика советы рәисе Рафис Әхмәтҗанов доклады белән дәвам итте. Ул 2006 елның сентябреннән агымдагы елның октябренә кадәр вакыт эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
Яр Чаллы шәһәре ветераннары советы рәисе Наил Сафин, Зәй муниципаль районы башлыгы Татьяна Воропаева, Арча муниципаль районы ветераннары советы рәисе Илдус Сәгъдиев һәм башкалар чыгыш ясады, һәркайсы “авырткан” урыннарына басым ясап, төрле проблемаларга тукталды. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин докладында, күп кенә өлкән буын вәкилләренең актив булуын, аларның гаилә тормышының иҗтимагый хәрәкәт белән бергә үрелеп баруын билгеләп узды.
Конференция эшчәнлегенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы нокта куйды. Республика башлыгы конференция барышында яудырылган сорауларга җавап бирергә тырышты һәм күп мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә ышандырды. “Бүген бирегә республиканың югары җәмгыять вәкилләре, һәр территориянең активистлары җыелган. Без сезнең сүзегезгә колак салып кына калмыйбыз, һәрвакыт сезнең сүздән чыкмаска тырышабыз. Сез сикәлтәле гомер юлы узып, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган шәхесләр. Сезнең һәр сүзегез, тәкъдимегез халык өчен бик мөһим. Мин кайда гына, кем булып кына эшләсәм дә, аксакаллар фикеренә таянып эшләдем”, - дип сәламләде Президент пенсионерларны һәм аларга рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, теге яки бу районда үзгәрешләр, яңарышлар белән танышып бару безнең өчен бик мөһим. Ул республиканың куәтле фәнни-тикшеренү комплексына әверелүенең бер көнлек кенә эш булмавын, ә көчле капиталга еллар аша ирешелгәнен ассызыклады. Сүз уңаеннан ул Татарстанның икътисади-социаль үсеш күрсәткечләренә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка тармаклар үсешенә күзәтү ясады. Әгерҗе муниципаль районы ветераннары советы рәисе Равия Лутошкинаның хезмәт базарында яшь белән бәйле рәвештә дискриминация күзәтелә дигән шикаятенә, Президент акыл ияләрен эшкә җәлеп итү мөһим, аларны стимуллаштыру кирәк, дип җавап бирде.
Кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрне форма белән тәэмин итү хәйран кыйбатка төшүен һәм аларны кирәк-яраклар белән тәэминатка дәүләт үз өлешен кертсен иде дигән үтенечне дә хуплап, Рөстәм Миңнеханов аз керемле гаиләләргә ярдәм итү юлларын җайга салачакбыз, дип ышандырды.
ТР хакимияте органнары каршында ветеран эшләре буенча координацияле совет булдыру тәкъдимен дә Президент кире какмады, бу юнәлештә карар кабул ителәчәге турында әйтеп узды.
“Шәһәр һәм район җитәкчеләре эшчәнлекләрендә ветераннар тәҗрибәсенә таянырга тиеш. Ветеран оешмалары өчен акча тапмаган муниципаль берәмлек башлыкларына карата минем сүзем юк, аларны кирәкле финанс чаралары белән һичшиксез тәэмин итү мөһим, пенсионер оешмалары өчен махсус грант системасы да гамәлдә булачак”, - дип белдерде республика җитәкчесе.
“Республика үсешендә югары үрләргә ирешүдә минем өчен сезнең ярдәмегез бик кирәк”, - дип тәмамлады ул чыгышын.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз