Татарстан Премьер-министры: Сатып алуның нәтиҗәлелеге акчаны экономияләүгә генә түгел, бәлки сатып алына торган продукциянең сыйфатына да бәйле

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр ТРның Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 6.2 млрд. сумга  1 мең 365 үзәкләштерелгән сатып алу уздырган. Шулардан 2 млрд. сумга 71,5% килешү Татарстан җитештерүчеләре белән төзелгән. Бу хакта бүген ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә хәбәр иттеләр. Утырышта ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТРның сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстанда дәүләт сатып алуында 77 закон бозу очрагы ачыкланган.

2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан заказчылары аз күләмле сатып алулар буенча 10,7 млрд. сумга контракт төзегәннәр, бу төзелгән контрактларның гомуми бәясенең 8,7% тәшкил итә.

Шулай ук Ольга Редько сүзләренчә, хисап елында Татарстанда дәүләт сатып алуларында 3,04 млрд. сум экономияләнгән.

Алексей Песошин үз чиратында, сатып алуның нәтиҗәлелеге акчаны экономияләүгә генә түгел, бәлки сатып алына торган продукциянең сыйфатына да бәйле, дип билгеләде.

Конкуренцияне тәэмин итү өлкәсендә мөһим рольне мәгълүматлаштыру уйный, диде ТР Премьер-министры. Ул алдынгы мәгълүмати технологияләрне республиканың сатып алулар өлкәсенә кертү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.

Гомумән Алексей Песошин ведомствоның 2017 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде һәм агымдагы елда уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International