ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасында Лев Толстой елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Ул 2018 елның Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителгәнен искә төшерде.
Оештыру комитеты утырышы барышында төп докладны ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ясады. Ул Лев Толстой елын уздыру кысаларында чаралар планы турында сөйләде. Бу чаралар агымдагы елның апрель - декабрь айларында узачак дип көтелә.
Рафис Борһанов шулай ук әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә Лев Толстой исемендәге премия булдыру турында мәсьәләләр эшләнде, дип хәбәр итте. Премия лауреатлары өчен акчалата бүләк билгеләнгән.
Искә төшерәбез, Лев Толстой елы республикада “мәдәният һәм тел белеме үсеше мәсьәләләренә җәмәгать игътибарын җәлеп итү өчен, шулай ук Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулуга багышлап” уздырыла.