Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү глобальләшү процессларының тискәре йогынтысыннан саклауда хәлиткеч фактор”
2012 елның 29 феврале, чәршәмбе
Бүген “Корстон”да “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы ачылды. Кичә конференциядә катнашучы Россия һәм чит илләр белгечләре юлларда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү, иминлек һәм җәмгыять, экологик иминлекнең актуаль проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлекне тәэмин итү, сәламәт шәхес турында секцияләрдә фикерләште.
Дистәдән артык ил вәкилләрен бер мәйданга җыйган әлеге чараны иминлекне тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү максатыннан ТР Министрлар Кабинеты оештырды.
Бүген ТР Премьер-министры рәислегендә узган пленар утырышта РФ ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Швецов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Владимир Черток, Россия һәм чит илләрнең министрлык-ведомстволары, фәнни учреждениеләре җитәкчеләре һәм экспертлары катнашты.
Илдар Халиков конференция делегатларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде. Хөкүмәт рәисе белдерүенчә, дөнья үсешендәге глобаль процесслар уңай үзгәрешләр белән берүк вакытта дәүләт, җәмгыять, шәхес иминлегенә яңа бәла-казалар янауга да китерә. Шул шартларда илкүләм иминлекне тәэмин итү белән бәйле проблемалар кискенләшә. “Халыкны глобальләшү процессларының тискәре йогынтысыннан саклауда хәлиткеч фактор булып тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү санала. Нәкъ менә икътисади үсеш республикага дөньядагы финанс кризисын чагыштырмача тыныч узарга, икътисадта һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны сакларга ярдәм итте”, -дип белдерде ул.
Ләкин техноген, табигый, геологик-социаль характердагы бәла-казалар республиканы да читләп үтми. Илдар Халиков сүзләренә караганда, Татарстанда ел саен шундый 50 гә якын гадәттән тыш хәл теркәлә. “Табигый казалар, янгыннар, техноген һәлакәтләр кеше тормышының барлык өлкәләре өчен куркыныч тудыручы чыганак булып санала. Дәүләт экологияне, тереклек системаларын саклау, табигатьтән нәтиҗәле файдалану буенча зур җаваплылык тота”, - дип ассызыклады премьер.
Ул Татарстанда халыкны тышкы һәм эчке хәвеф-хәтәрләрдән югары дәрәҗәдә саклауга йөз тоткан тулы бер чаралар комплексы гамәлгә ашырылуга тукталып, республикада берьюлы берничә хезмәтнең оператив эшчәнлеген тәэмин итү өчен, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, нәтиҗәләрен бетерү буенча бердәм дәүләт системасын формалаштыру буенча зур эш баруын искәртте. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны видеофиксацияләү системасын гамәлгә кертеп, хәрәкәт иминлеген күтәрү буенча 2006-2012 елларга исәпләнгән федераль программада расланган күрсәткечләргә ирештек”, -ди Илдар Халиков. Ул моңа өстәп, Казан шәһәрендә урам-юл челтәрен үстерү программасы эшләнүенә игътибар юнәлтте. Илкүләм, халыкара чараларны елдан-ел күбрәк кабул иткән Казанда җәмгыять иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль.Әлеге программа 2013 елда башкалада узачак Универсиада белән тыгыз бәйләнгән.
Дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүне Илдар Халиков эшчәнлекнең мөһим юнәлеше буларак билгеләп узды. Аның белдерүенчә, бу җинаятьчелек, коррупция, террорчылык, экстремизмга каршы көрәшкә дә, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклауга да кагыла. Премьер-министр республикада хокук бозуларны профилактикалауның нәтиҗәле системасы формалашуына, коррупциягә каршы комплекслы программаның тормышка ашырылуына тукталды. Республиканың иминлек параметрлары буенча күп кенә төбәкләрдән өстен торуын да искәртте. “Шулай да, ирешелгәннәргә карамастан, без бу олы юлның башында гына”, - ди ул.
Соңрак журналистлар белән булган әңгәмә вакытында Илдар Халиков әлеге халыкара конференциянең Татарстанга иминлек өлкәсендә ирешелгән тәҗрибә белән уртаклашу, башкалар тәҗрибәсен дә өйрәнү ягыннан да файдалы булуын җиткерде. Аның фикеренчә, иминлекне тәэмин итү акчалар салу белән генә чикләнә алмый. “Аның нәтиҗәсе яңа технологияләрдә, җиһазларда, алымнарда чагылырга тиеш”, - ди ул.
Илдар Халиков әлеге яңалыклар белән таныштыруда бүген “Корстон”да ачылган кебек күргәзмәләрнең зур роль уйнавын ассызыклый. Премьер-министр бүгенге күргәзмәдә катнашучыларның яртысыннан артыгы Татарстан белән хезмәттәшлек итүен искәртеп, бу юлы да файдалы килешүләр имзаланачагын белдерде. Мәсәлән, күргәзмәнең яңалыгы булган стационар видеокүзәтү, зур шәһәр белән идарә итү системлары буенча җитештерүчеләр белән сынау рәвештәндә эксплуатацияләү килешүе имзаланырга мөмкин.
Пленар утырышта чыгыш ясаган РФ ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Швецов транспорт, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына тукталды.
“Бу юнәлештә тагын да комплекслырак эшләргә кирәк әле. Пропаганда эшеннән башка, халыкның белемен күтәрми, менталитетын үзгәртми торып юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә нәтиҗәлелеккә ирешеп булмаячак”, дип аның сүзләрен куәтләде ТР Премьер-министры.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз