ТР Дәүләт киңәшчесе дәрәҗәле кунакка республикадагы демократик үзгәрешләр тарихы турында сөйләде, шулай ук РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ничек һәм ник ышанычлы заты булуын аңлатты.
Минтимер Шәймиев белән Алкен Иб Вилли республикада сайлау алды компаниясе барышы буенча фикер алышты.
Очрашуда ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Анатолий Фомин катнашты.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.