Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Борис Громов: Татарстан - Мәскәү өлкәсенең иң зур сәүдә-икътисадый һәм инвестицион партнерларының берсе
2012 елның 13 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Борис Громов имзалады.
Документка Мәскәү өлкәсе Хөкүмәтенең утырышлар залында кул куелды һәм ул онлайн режимында трансляцияләнде.
Килешүгә кул куелганчы Борис Громов Татарстан делегациясенә кайнар сәламнәрен җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Мәскәү өлкәсенең Россиянең башка төбәкләре арасында иң эре сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнерларыннан берсе. ТР һәм Мәскәү өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Борис Громов үзара мөнәсәбәтләрнең үсеш динамикасы уңай булуын билгеләп үтте. Ул 2011 ел нәтиҗәләре буенча үзара тауар әйләнешенең 30 миллиард сумнан артып китүе хакында хәбәр итте. “Безнең фикеребезчә, тауар әйләнеше алга таба да артачак”, - диде Мәскәү өлкәсе губернаторы.
Борис Громов төбәкләрнең икътисад, авыл хуҗалыгы, халыкны социаль яклау, мәгариф, сәүдә һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Инвестицион хезмәттәшлек тә актив үсеш кичерә - өлкә территориясендә “Татнефть”нең 88 автозаправка станциясе урнашкан, тагын 8 е төзелү стадиясендә. Социаль-мәдәни һәм туризм өлкәләрендә дә уңай элемтәләр булдырылган. “Хезмәттәшлекнең алга китүенә дә карамастан, ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга ярамый. Алга таба хезмәттәшлек итү өчен потенциал гаять зур”, - диде Борис Громов. Аның сүзләренә караганда, мәгълүмати, энергия саклау технологияләре, төзелеш тармагын үстерү, логистик комплекслар булдыру, инновацион технологияләрне гамәлгә кертүдә уңай перспективалар бар.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов җылы кабул иткәннәре өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты моннан алдагы килешүгә 1999 елда кул куелуын искәртте. Үзара мөнәсәбәтләрнең үсеш динамикасы күз алдында: 2002 елда үзара тауар әйләнеше күләме 3,5 миллиард сум тәшкил итсә, 2011 елда ул 30 миллиард сумга җиткән. Татарстан әлеге динмиканың дәвам итүенә карата кызыксыну белдерә, диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республика белән Мәскәү өлкәсе арасында күп өлкәләрдә хезмәттәшлек җәелдерелгән, аерым алганда, Татарстанның 40 тан артык сәнәгать предприятиесе Мәскәү өлкәсе белән хезмәттәшлек итә. Ул бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә “Татнефть” ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ, нефть химиясе предприятиеләренең тәкъдим ителүен искәртте.
Р.Миңнеханов фикеренчә, спорт, ИТ-белем бирү һәм башка өлкәләрдә дә элемтәләр булдырырга кирәк. Мәскәү өлкәсенең спорт командалары әзерләү өлкәсендәге тәҗрибәсе дә Татарстан өчен кызыклы булыр иде, дип ассызыклады ул һәм 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында республикада гаять күп санда спорт объектлары төзелүен искәртте. ТР башлыгы Мәскәү өлкәсе губернаторын Татарстанга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук өлкә җитәкчелегенең татар мәдәни үзәкләре ачуда ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. “Татарстан – сезнең стратегик партнерыгыз”, - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз