Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда "Metro Cash&Carry" кибетенең икенчесе ачылды
2012 елның 13 марты, сишәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанда икенче, Россиядә 63 нче булып ачылган Тихорецкая урамындагы сәүдә үзәгенең рәсми ачылыш тантанасында катнашты. Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, компания җитәкчелеге вәкилләре катнашты. Тихорецкая урамында урнашкан әлеге ваклап һәм күпләп сәүдә итү үзәге беренче клиентларын 16 нчы февральдә үк кабул иткән. Компания кече һәм урта бизнес, отель һәм ресторан вәкилләренә эксклюзив тәкъдимнәр ясый.
Илдар Халиков чыгышында билгеләп үткәнчә, Казан әлеге сәүдә үзәген бик үз итте. Республикада хәзер сәүдә комплексының өченчесе ачылса, Казанда бу икенче кибет. “Компания дә төбәгебездә үз җаен тапты дип ышанасы килә. Төбәккә яңа инвестицияләр килү һәм 200 гә якын яңа эш урыннары барлыкка килүе дә зур әһәмияткә ия”, - ди Хөкүмәт башлыгы. Сәүдә үзәге төзелеше нәтиҗәсендә 20 миллион евро күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән.
“Бу комплекс кыска вакыт эчендә сафка бастырылды”, - дип билгеләп үтте Премьер-министр. Ул хәбәр иткәнчә, инвестор нияте белән танышуга багышланган беренче очрашудан соң бер елдан артык вакыт узмаган, ә төзелешкә нибары 6 ай вакыт сарыф ителгән.
Сәүдә үзәгенең сатулар буенча директоры Питер Боон исә Илдар Халиковка сәүдә үзәгенә килүе, республика һәм шәһәр хакимияте ярдәме белән комплексның кыска вакыт эчендә сафка басуы өчен рәхмәтен җиткерде. “Казан һәм Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында аеруча зур икътисади үсеш кичерә. Кече һәм урта бизнесның югары дәрәҗәдә үсеш алуы, безнең компаниянең төбәктә эшчәнлекне җәелдерүенә җирлек тудыра”, - дип билгеләп узды Питер Боон. “Безнең даими рәвештә киң колач җәюче кибетләр челтәре җирле икътисад үсеше һәм безнең уникаль бизнес-модельдән нәтиҗәле төстә файдалана алачак клиентлар үсеше өчен куәтле этәргеч булачак. Без биредә клиенларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне күздә тотып эшләячәкбез, - ди ул.
Чыгышлардан соң мактаулы кунаклар барабан тавышы астында тасмаларны кисеп, сәүдә үзәге буенча экскурсиягә юнәлде.
Белешмә өчен. Биредә 12 мең квадрат метр мәйданда 25 меңнән артык төрле азык-төлек һәм башка куллану товарлары сатылачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз