Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты "Аракчино гипсы" заводында булды
2012 елның 14 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Аракчино гипсы” ҖЧҖ ендә булды. Республика башлыгын Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, предприятие директоры Ринат Хәмзин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов экскурсия барышында оешманың эш күрсәткечләре белән танышты һәм киләчәккә яңа бурычлар билгеләде. Производствоны карагач ул яңа җитештерү линиясенә старт бирде.
Соңгы елларда производство шактый җитди модернизация кичерә, гипсокартон җитештерү буенча цех төзелеше иң эре инвестиция проекты булган. Узган елда 89 мең тонна укмаштыру үзлеге булган гипс һәм 5 миллион квадрат метрга якын гипсокартон әзерләнгән. Былтыр предприятие кереме 406 миллион сумны тәшкил иткән. Киләчәктә гипсокартон җитештерүне елына 20 миллион квадрат метрга кадәр җиткерү ниятләнә. 2014 нче елга завод кереме 1,5 миллиард сумга кадәр җитәр дип фаразлана.
Рөстәм Миңнеханов заводның производство цехлары белән танышты, предприятие продукциясенең Россия базары даирәсендәге лидерлар белән көндәшлек итәргә сәләтле булуын ассызыклап узды.
Алга таба Президент котелны эшләтеп җибәрүче ачкычны борып, елына 60 мең тонна укмаштыргыч гипс җитештерү куәтенә ия яңа производство линиясенә старт бирде. Әлеге яңа җиһаз җитештерүчәнлек күләмен арттырып кына калмый, продукция сыйфатын да камилләштерәчәк.
Рөстәм Миңнеханов предприятиедә сакчыл җитештерүчәнлекне күздә тотарга, производство культурасын үстерергә күрсәтмә бирде, персонал өчен шартларны яхшырту һәм аларның эшен камилләштерү зарурлыгына басым ясады. “Производство культурасы – сыйфат нигезе”, - дип ассызыклый ул. “Шартларны яхшыртуга аз гына чыгымнар сарыф итеп тә, югары икътисади нәтиҗәлелеккә ирешеп була”, - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
“Аракчино гипсы” ҖЧҖ 1947 нче елда оешкан һәм ул республиканың борынгы предприятиеләренең берсе санала. Быел ул 65 еллыгын билгеләп үтәчәк. Хәзерге вакытта “Аракчино гипс заводы”нда җитештерелүче гипс Россия гипс эшләнмәләре базарында көндәшлек итә һәм коры катнашмалар җитештерү өчен югары сыйфат тәкъдим итә. Сатып алучылар исемлегендә коры төзелеш катнашмаларын әзерләү буенча Юнис, Основит, ЕК Кемикал, Бергауф кебек маркалы танылган компанияләр бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз